2021 елның 22 сентябрендә Спас муниципаль районында, ЮХИДИ хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Спас районы бүлеге җитәкчесе белән берлектә, «Хосусый зат» операциясе буенча рейд үткәрелде. Рейд барышында 19 берәмлеккә якын техника тикшерелде, аларның бишесе хокук бозып файдаланыла иде, машина йөртүчеләргә административ беркетмәләр төзелде.
И.Ф. Батыршин – Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.