Чираттагы авыл хуҗалыгы елы тәмамлана. Басулар бушап калды. Уңыш амбарларга тутырылды. Киеренке урып-җыю эшләреннән соң кешеләргә генә түгел, техника да ял кирәк. Ел дәвамында авыл хуҗалыгы машиналарын берникадәр вакытка гына кулланалар. Калган вакытта кыйммәтле машиналар буш тора. Озак сакланганда коррозия һәм башка күренешләр нәтиҗәсендә материалның параметрлары һәм сыйфаты үзгәрә. Бу эшне дөрес итеп оештырган очракта, машиналарның сакланышын һәм алар буенча техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт чыгымнарын киметүне тәэмин итәргә мөмкин.
Шуңа күрә хәзерге вакытта Теләче районы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә машиналарны саклау, машиналарны, аларның агрегатларын коррозиядән, деформацияләрдән һәм башка җимерә торган йогынтылардан тәэмин итүче комплекслы оештыру-технологик чаралар үткәрү буенча нәтиҗәле эш алып барыла.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.