Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2 сентябрендәге 01-05/222-пр номерлы боерыгы нигезендә «Хосусый зат» профилактика операциясе уза. 2021 елның 8 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә рейд оештырылды. Аның барышында 10 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы нигезендә хокук бозучыларга карата 2 беркетмә төзелде һәм ачыкланган бозуларны бетерү турында кисәтүләр чыгарылды. «Хосусый зат» операциясе 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
М.Р. Әхмәтшин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.