Яңа Чишмә районында «Комбайн» операциясе дәвам итә

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Яңа Чишмә районында «Комбайн» профилактик операциясе дәвам итә, ул 2021 елның 20 июлендә башланган иде. Операция башланганнан бирле 36 берәмлек техника тикшерелде, шуларның 19ы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен һәм теркәү кагыйдәләрен бозып файдаланыла иде. Алар буенча административ хокук бозу турында 9 карар чыгарылды һәм җитешсезлекләрне бетерү турында 10 күрсәтмә бирелде.

Рейдлар вакытында беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары булуына, теркәү документларына, тракторчы-машинист таныклыкларына һәм еллык техник тикшерүләрне вакытында уздыруга аерым игътибар бирелә. Тәнәфесләр вакытында комбайнчыларга Татарстан Республикасында үзйөрешле техника катнашында булган хәлләр турында мәгълүмат җиткерелә.

Шулай ук күрше районнарның дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре катнашында уртак рейдлар да үткәрелә.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International