Теләче районында «Комбайн операциясе» уза

2021 елның 13 августы, җомга

Урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасын эксплуатацияләгәндә гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатында, быелның 11-12 август көннәрендә Теләче районында «Комбайн операциясе» кысаларында профилактик рейд үткәрелде. Юридик һәм физик затларның күзәтчелек техникасы тикшерелде. Төп игътибар физик затлар техникасына бирелде, чөнки юридик затлар техникасына әлеге оешмаларның җаваплы затлары тарафыннан да контрольлек бар. Ә физик затларның техникасына мондый контроль юк диярлек.

Нәтиҗәдә, ике көн эчендә физик затларга карата 7 хокук бозу очрагы ачыкланды, алар буенча административ хокук бозу турында 7 карар чыгарылды. Мондый эш башка көннәрдә дә дәвам иттереләчәк.

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International