Кара-каршы бер адым: Дәүләт техник күзәтчелек органнары хезмәткәрләренең бөтенроссия форумы

2021 елның 3 августы, сишәмбе

2021 елның 2 августыннан 6 августына кадәр Калининград өлкәсендә «Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен куркынычсыз эксплуатацияләү» темасы буенча Дәүләт техник күзәтчелек органнары хезмәткәрләренең бөтенроссия форумы уза.

Республикадан Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов катнаша.

Форум эшендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт техник күзәтчелек инспекцияләре башлыклары, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре катнаша. 

Сәламләү сүзе белән Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов чыгыш ясады, ул әлеге чараның максаты – цифрлаштыру бирә торган барлык чишелеш инструментларын кулланып, ведомстволар арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү өлкәсендә эшнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыру, дип билгеләп үтте.  

Шулай ук кунакларны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов та сәламләде һәм дәүләт техник күзәтчелек органнары җитәкчеләренә төбәкләрдә авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү вакытында куркынычсыз булсын өчен чаралар күрелүенә рәхмәт белдерде.

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Александр Морозов 2021 елның 1 ноябреннән үзйөрешле машиналарның электрон паспортларын рәсмиләштерүгә күчү турында сөйләде. «Үзйөрешле машиналарның электрон паспортларын гамәлгә кертү Россия Федерациясе субъектлары территориясендә техниканың ачык базарын булдыруга һәм яңа машиналарга да, икенчел базар машиналарына да адекват бәя куярга», – дип билгеләп үтте Александр Морозов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International