Баулы районында ашлык җыю комбайннарына ел саен уздырыла торган тикшерү хакында

2021 елның 10 июле, шимбә

9 нчы июльдә ТР Баулы муниципаль районының «Миңнулин» һәм «Исламгалиевлар» крестьян-фермер хуҗалыкларында дәүләт инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов тарафыннан, үзйөрешле машиналарга, терлек азыгы әзерләү, ашлык җыю һәм башка төр комбайннарга 2021 елда еллык техник карау уздыру графигы нигезендә, 14 үзйөрешле машина тикшерелде. Күрсәтелгән барча техника тикшерүне уңышлы узды һәм комбайннарның барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International