Кайбыч муниципаль районында урып-җыю техникасын кабул итү

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 15 июлендә Кайбыч муниципаль районындаАСК оешмалары арасында урып-җыю техникасы 2021 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча кабул ителә башлады.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р. Зыятдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәргать Зиннәтов җитәкчелегендә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе һәм белгечләр, шулай ук хуҗалыклардагы җитәкчеләр һәм белгечләр катнашындагы  бәяләү комиссиясе    техниканың әзерлеген тикшерде.

Ашлык җыю техникасын карады, урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләләрен өйрәнде. Хезмәт хакының бәяләре һәм урып-җыюда эшләүчеләрне стимуллаштыру чаралары белән таныштылар.

Корылык аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлгә бәйле рәвештә, урып-җыюны вакытында, минималь югалтулар белән башкарып чыгарга кирәк. Һәр кыр алдыннан урып-җыю комбайнын эшләү өчен көйләргә һәм техникаларны бер урыннан икенче урынга алып баруны инженер-техник хезмәткәр катнашында башкарырга кирәк. Комбайннар хәрәкәте маршрутлары торак пунктларны мөмкин кадәр ераграк урап узарга һәм гомуми файдаланудагы юлларны мөмкин кадәр азрак кисеп узарга тиеш.

Конкурс нәтиҗәләре буенча комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде, район буенча уртача балл – 66,5.

Беренче урын 69 балл белән Гөбнә агрофирмасына бирелде, икенче урында – «Туган Як-Агро» А/ф ҖЧҖ һәм «Родина» а/ф ҖЧҖ (гомуми балл 68) һәм өченче урында гомуми 67 балл туплаган «Дубрава» агрофирмасы һәм «Золотая Нива» агрофирмасы.

 

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International