Апас муниципаль районында урып-җыю техникасы кабул ителде

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Бүген Апас муниципаль районында АСК оешмалары арасында уңыш алу һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерләү буенча урып-җыю техникасын кабул итү булды. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов җитәкчелегендәге бәяләү комиссиясе районның сигез хуҗалыгында булды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәргать Зиннәтов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Ирек Солтанбәков, шулай ук хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Комиссия ашлык җыю техникасын карады, урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләләрен өйрәнде. Техниканы бер урыннан икенче урынга күчергәндә аны ИТР катнашында һәм ургычларын транспорт торышында гамәлгә ашырырга кирәклеге турында ассызыклап үтелде. Комбайннар арасындагы дистанцияне, башка транспорт чаралары узып китә алу мөмкинлеге өчен, оптималь арада үтәргә кирәк. Комбайннар хәрәкәте маршрутлары торак пунктларны урап узарга һәм гомуми файдаланудагы юлларны минималь кисеп узарга тиеш. Механизаторларны хезмәткә түләү бәяләре белән таныштырдылар, урып-җыюда катнашучы эшчеләрне стимуллаштыру турындагы нигезләмә хакында җиткерелде.  

Конкурс нәтиҗәсендә комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 70 баллы система буенча бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урын «АгроАктив» АХП ҖЧҖ бирелде.

Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов катнашындагы комиссия «Кызыл олау 2021» чарасында катнашты.  Равил Фәритович урып-җыю техникасын әзерләүдә катнашкан барлык машина йөртүчеләргә, белгечләргә һәм җитәкчеләргә рәхмәт белдерде, урып-җыю эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде.

 

Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International