2012 елның 12 июленнән Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында ашлык җыю комбайннары паркының, транспорт чараларының һәм ындыр табагы җиһазларының бөртеклеләрне урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртү агрегатларының әзерлеге буенча конкурс үткәрелә.
2021 елның 13 июлендә «Татагролизинг» АҖ баш инженеры Р.М.Гыймадиев, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Е.А.Прищепенко, ТР Питрәч районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.Р.Хафизов, Россельхозцентрның Питрәч районы бүлеге җитәкчесе Х.Х.Миңнебаев, ТР Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм районның дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.В.Максимов составындагы комиссия Питрәч районында 6 хуҗалыкның 2021 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеген тикшерде. Комиссия эш барышында урып-җыю техникасының һәм агрегатларның, ашлык җыю комбайннары паркының, ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналарының киләчәк уңышны кабул итүгә һәм эшкәртүгә әзерлеген бәяләде. Бүгенге көндә 4 хуҗалык урып-җыюга керешкән инде һәм комбайннарны турыдан-туры урып-җыю эшләре вакытында тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Шали Агро» ҖЧҖ, «Агролак – К» ҖЧҖ һәм «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ яхшы әзерлекле дип табылды.
В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.