9 июльдә Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының «Миңнуллин» КФХ һәм «Исламгалиевлар» крестьян-фермер хуҗалыгында дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, 2021 елда үзйөрешле, терлек азыгы җыю, ашлык җыю һәм башка комбайннарга ел саен уздырыла торган техник карау графигы нигезендә, 14 үзйөрешле машина тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника да тикшерүне уңышлы узды һәм күрсәтелгән барлык комбайннарга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.