2021 елның 10 июлендә Аксубай муниципаль районы территориясендә «УЯВ» чуаш мәдәнияте бәйрәме узды, тантана Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында узды. Аксубай районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе, прокуратура белән берлектә, 038/2016 Техник регламенты һәм ГОСТ таләпләре үтәлешенә кагылышлы профилактик чаралар үткәрде. Бәйрәмдә 15 берәмлектән артык аттракцион тәкъдим ителгән иде, аларны карау барышында барлык эксплуатантларның да тиешле таләпләрне үтәмәве ачыкланды. Ачыкланган бозулар буенча Аксубай районы башкарма комитетына аттракционнардан файдаланучыларга җир мәйданнарын арендага бирүдән баш тартырга тәкъдим ителде. Республика җитәкчелеге әлеге чараны оештыруга югары бәя бирде, имгәнүләр һәм бәхетсезлек очраклары булмады.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.