Питрәч муниципаль районында тракторларга, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрүнең расланган графигы нигезендә, 2021 елның 25 июненнән башлап агросәнәгать комплексы өлкәсендә әлеге чаралар үткәрелә башлады, ул 2021 елның 15 июленә кадәр, урып-җыю эшләре башланганчы урып-җыю комбайннарына карата үткәрелергә тиеш. Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге өчен ел саен уздырыла торган техник тикшерүне билгеләнгән срокларда уздыру бурычы куелган. Техник карауның иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарның милекчеләре һәм комбайнчылар тарафыннан ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эшләтү, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген, әйләнә-тирә мохитне саклауга ирешү. Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш. Техник карау вакытында түбәндәгеләр тикшерелә:
- ашлык җыю комбайннарының техник торышының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе (тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, тавыш сигналының төзеклелеге, комплектлану дәрәҗәсе).
- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы.
- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта һәм машина паспортында язылган белешмәләргә туры килүе.
- комбайнычының әлеге категориядә аңа беркетелгән машина белән идарә итүгә рөхсәт бирә торган билге белән таныклыгы булуы.
2021 елның 9 июлендә «Агролак –К» ҖЧҖ, «Шали Агро» ҖЧҖ, А.Р.Муллагалиев КФХ, «Пестрецыагрохим» ҖЧҖ, «Агрострой» ҖЧҖ, «Племконзавод» ҖЧҖ хуҗалыклары үз комбайннарын тикшерүгә тәкъдим итте.
В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.