Быелның 7 июлендә, расланган график нигезендә, Зеленодольск муниципаль районының «Красный Восток Агро» АҖ базасында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Теркәлгән 18 берәмлек арасыннан техник карауга 15 техника тәкъдим ителде. Тикшерелгән техника арасыннан бер комбайнда тышкы ут приборларының төзек булмау өлешендә җитешсезлек очраклары ачыкланды. Техник карау нәтиҗәләре буенча 14 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде, ә тикшерүне узмаган техника буенча техник карау акты төзелде. Кагыйдәләр буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы яңадан тикшертергә кирәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.