Тәтеш районының «А/Ф Колос» ҖЧҖдә семинар-киңәшмә узды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 7 июлендә Тәтеш муниципаль районының «Колос агрофирмасы» ҖЧҖ базасында район башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыйп улы рәислегендә район семинар-киңәшмәсе булды, анда шулай ук район хезмәтләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм инженерлар катнашты. Чараның башлангыч өлеше ындыр табагында узды, анда складларның 2021 ел уңышын кабул итүгә әзерлек дәрәҗәсе белән таныштылар. Аннан соң урып-җыю, салам әзерләү һәм чыгару, чәчү алдыннан туфрак эшкәртү, уҗым чәчү һәм шикәр чөгендере җыю эшендә кулланылачак техникалар мәйданчыгына күчтеләр. Алга таба, чараның теория өлеше Жуково авылы мәдәният йортында узды, анда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш районы бүлеге җитәкчесе районда ашлык җыю комбайннарына техник карау үткәрүнең барышы, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясындагы үзгәрешләр, ашлык җыю комбайннарында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде.  

Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International