Аксубай муниципаль районында ашлык җыю комбайннары кабул ителде

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге җитәкчесе И.М. Бикмөхәммәтов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре составындагы комиссия районның 6 хуҗалыгын 2021 елгы урып-җыю кампаниясенә әзерлеге буенча бәяләде. Чара барышында тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечка һәм ут сүндергеч, тавыш сигналының һәм ут приборларының төзеклеге тикшерелде.  Суктырганда ашлыкны саклап калуга уздырылган тест та яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Аксубай районында урып-җыю техникасының уңыш алуга әзерлеге комиссия тарафыннан, тулаем алганда, югары дип бәяләнде.

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International