«Алан» ҖЧҖ территориясендә район башлыгы Н.Н.Хаҗипов җитәкчелегендә барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында агросәнәгать комплексы семинар-киңәшмәсе узды. Әлеге чараның төп мәсьәләсе техниканы урып-җыюга әзерләүгә багышланган иде. Шуңа күрә семинар барышында 5 берәмлек ашлык җыю комбайнына техник карау үткәрелде, алар әлеге чарага күрсәтмә объект буларак әзерләнгән иде.
Киңәшмә барышында быелгы һава торышы шартларында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздыру таләпләре һәм яңалыклары турында фикер алыштылар. Район башлыгы Н.Н.Хаҗипов, үз чиратында, хуҗалыкларда комбайннарга техник карау үткәрү таләпләрен үтәү кирәклегенә игътибар юнәлтте.