«Арча агросәнәгать һөнәр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең 2 нче филиалы базасында «В», «С», «D», «Е», «F» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар билгеләнгән вакытта тракторчы-машинист таныклыклары алачак.
Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.