Буа районының иң эре юл-төзелеш оешмаларының берсе – «Вираж» ЯАҖ, элегрәк 2021 елга расланган график нигезендә, агымдагы елның 16 июнендә ел саен үткәрелә торган техник карауга үзйөрешле юл-төзелеш техникасын күрсәтте. Уздырылган техник тикшерү нәтиҗәсендә 41 берәмлек үзйөрешле техника алга таба эксплуатацияләүгә кертелде һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. Ачыкланган кайбер җитешсезлекләр аркасында техник карау уза алмаган һәм тикшерүгә күрсәтелмәгән 13 берәмлеккә карата техник карау актлары рәсмиләштерелде. Техник карау уздырганда һәр механизатор белән, «Вираж» ЯАҖ механигы И.Т.Шәмиев катнашында, аларга беркетелгән юл-төзелеш техникасын эксплуатацияләү буенча кыскача инструктаж үткәрелде. Бу эш әлеге категориягә караган үзйөрешле машиналарның тирә-юньдәгеләр өчен зур куркыныч тудыруы һәм, еш кына юллар буйлап автотранспорт чаралары тыгыз график белән хәрәкәт иткәндә, катлаулы юл шартларында файдаланылуы белән аңлатыла.
Е.Г.Разбитнов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.