Татарстан үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре белән идарә итү өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов эш визиты белән Ленинград өлкәсендә. Сәфәрнең төп максаты – Дәүләт техник күзәтчелек органнары хезмәткәрләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашу.

Семинар-киңәшмә эшендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт техник күзәтчелек инспекцияләре җитәкчеләре, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты. 

Сәламләү сүзе белән Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов, Ленинград өлкәсе Хөкүмәте рәисенең транспорт һәм ягулык-энергетика комплексы буенча урынбасары Сергей Харлашкин чыгыш ясады.

Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Роман Некрасовның чыгышы Россия Федерациясе АСКның техник сәясәтен гамәлгә ашыруда дәүләт техник күзәтчелек органнары роленә багышланды.  

«Цифрлы трансформация» илкүләм максатына ирешү өчен чарада катнашучыларның игътибары дәүләт техник күзәтчелек органнарының үсеш юнәлешләренә юнәлтелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстанның үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре белән идарә итү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International