2021 елга эш планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машина тагылмалары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Бөгелмә муниципаль районында 2021 елның 7 июненнән 26 июненә кадәр ЮХИДИ юл-патруль хезмәте бүлекчәләре белән берлектә «Трактор-Тагылма» профилактика операциясе үткәрелә. Техниканың дәүләт теркәве, тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау уздыру турындагы таныклык, ОСАГО полисы, дәүләт теркәү билгеләре булу-булмавы һәм аларны дөрес урынга беркетү очраклары тикшерелә.