Арча муниципаль районының Иске Айван авылында физик затларда теркәлгән үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында машиналарның күрсәтелгән документларга туры килүе, тракторчы-машинист таныклыкларының булуы һәм техник торышы тикшерелде. Техник карауга 16 берәмлек техника тәкъдим ителде. Күрсәтелгән барлык техника да куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килә иде.