2021 елның 9 июнендә Костенеево авылында техник карау уздырылды. Техник карауга 15 берәмлек техника китерелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча тракторларның һәм тагылмаларның милекчеләренә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.