Сезне чын күңелдән Россия көне белән тәбрик итәм!
Советлар Союзы чорында үскән кешеләр Ватаныбызның кеше өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын, мөгаен, хәтерли торгандыр. Ул чорларда, Ватан өчен гомерләрне фида кылып, аны үстерү хакына ияләшкән урыннарны калдырып, заводлар төзү һәм җирләрне үзләштерү өчен кешеләр дөньяның аз үсеш алган почмакларына барып урнаша иде. Бүген без яшәгән ямьле һәм куәтле ил безгә мирас булып тапшырылды. Тормышның һәр өлкәсендә ирешелгәннәрне саклау һәм арттыру – безнең бурычыбыз булып тора.
Чын күңелдән сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм Россия хакына барлык эшләрдә һәм башлангычларда уңышлар телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р.Зыятдинов