2021 елның 10 июнендә Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумында «В» «С», «D», «Е», «F» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга юл йөрү кагыйдәләрен һәм практикада транспортны йөртеп карый белүгә карата үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча квалификация имтиханнары узды. Сынауга кертелгән 29 укучы арасыннан 23 кеше аны уңышлы тапшырды.