2021 елның 7 июнендә «П.В Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте» ДАҺБУ Питрәч муниципаль районы филиалында «В», «С», «Е», «F» категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» һөнәре буенча имтиханнар булып узды. Имтиханга килгән 25 кеше арасыннан 1 студент куркынычсыз эксплуатация буенча теорияне бирә алмады, 4 студент йөртеп карау күнекмәләрен өйрәнеп җитмәгән булып чыкты. Йөртү күнекмәләре буенча имтиханнар Беларус-1221.2, ДТ-75М тракторларында, СК-5М «Нива-Эффект» комбайнында уздырылды. Кабат имтихан 2021 елның 16 июненә билгеләнде. Сынауны уңышлы тапшыручыларга якын арада «В, С, Е, F» категориясен ачып, тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.

В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.