Физик затларның техникасын бергәләп тикшерү

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесенең «Остаз билгеләп кую турында»гы боерыгын үтәү максатында, 2021 елның 8 июнендә Саба районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе, Кукмара районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе белән берлектә, гражданнарны кабул итте. Тракторчы-машина йөртүче таныклыкларын бирү, алмаштыру, техниканы теркәтү һәм исәптән төшерү, «Гостехнадзор-Эксперт» базасында эшләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук Кукмара районы территориясендә физик затлар өчен үзйөрешле техникага күрсәтмә техник карау да уздырылды.

 

Вәлиев Алмаз Хәбир улы – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International