Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Гражданнар үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны, аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, теркәү документларын торгызу һәм техник карау узуга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте.