2021 елның 7 июненнән башлап, 2021 елга Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең расланган төп чаралары графигы һәм планы нигезендә, үзйөрешле машина-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарның тагылмалары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм мондый очраклар санын киметү, шулай ук әлеге категориягә караган транспорт чаралары хәрәкәтенең иминлеген тәэмин итү буенча уздырыла торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча «Трактор-Тагылма» операциясе узачак.
Барлык механизаторларга терлек азыгы әзерләү һәм җыю кампаниясе барышында юл йөрү кагыйдәләрен һәм үзйөрешле машиналардан һәм тагылмалардан файдаланганда куркынычсызлык техникасын тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искәртәбез. Эксплуатацияләүгә керткән өчен җаваплы вазыйфаи затларга техник яктан төзәтелгән үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны гына эшкә чыгарырга, шулай ук эксплуатация барышында контрольне көчәйтергә кирәк.
Сергей Дудин – ТР Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.