Балтач муниципаль районында азык әзерләү техникасының 2021 елгы терлек азыгы әзерләүгә әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. Конкурс комиссиясе составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Балтач муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлекләр башлыклары һәм баш белгечләре, Балтач районы буенча дәүләт техника күзәтчелек бүлеге җитәкчесе керде, алар тикшерү сызыгына куелган азык әзерләү техникасының торышын тикшерде. Смотр-конкурс барышында авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча өстәмә инструктажлар үткәрелде, азык сыйфатына карата таләпләр җиткерелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урында – «Кызыл юл» АХҖК, икенче урында – «Татарстан» АХП ҖЧҖ, өченче урында – «Борнак» ҖЧҖ.
Марат Габдрахманов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.