Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән берлектә Сарман муниципаль районында азык өләшүче мобиль җайланмаларны һәм азыксаклагычларны кабул итү буенча 2021 елгы терлек азыгы әзерләүгә конкурс үткәрелде. Районның терлек азыгы әзерләүгә әзерлек дәрәҗәсен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендәге комиссия тикшерде. Комиссия составында шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру секторының әйдәүче белгече Илнур Гарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов та бар иде. Әзерлекне тикшергәндә техниканы имин эксплуатацияләүне тәэмин итү һәм оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
«Нуркеево» агрофирмасы ҖЧҖ, «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖ, «Җәлил» агрофирмасы ҖЧҖ хуҗалыклары иң яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча тиешле беркетмә төзелде. «Нуркеево» агрофирмасы ҖЧҖ, 95 балл туплап, беренче урынны алды.
Комиссияне Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрде, ул механизаторларга алга таба эшләрендә уңышлар теләде.