Арча муниципаль районында үзйөрешле машиналар тикшерелә

2021 елның 21 мае, җомга

20 майда, техниканы тикшерү графигына туры китереп, Арча муниципаль районының Үрнәк, Урта Пошалым, Казанбаш торак пунктларында шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Үрнәк бистәсендә һәм Урта Пошалым авылында техник карауга 32 берәмлек техника күрсәтелде. Казанбаш авылында техник карауга бары тик 2 берәмлек кенә тәкъдим ителде, гәрчә исәптә 15 берәмлек торса да. Якын көннәрдә Казанбаш авылында җитешсезлекләрне ачыклау буенча рейдлар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International