Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Гафиятуллин Мөнир Минхәйдәр улы рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре сыйфаты турындагы мәсьәлә көн тәртибенә чыгарылды.

Аттракционнарны, үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен куркынычсыз эксплуатацияләү, шулай ук аларның техник торышына аерым игътибар бирелде.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы да узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International