Арча районының Шушмабаш авылында шәхси затларның үзйөрешле машиналарына һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга Шушмабаш авыл җирлегенең физик затларына караган, аларда теркәлгән техниканың 56%ы тәкъдим ителде. Тикшерү барышында 58 берәмлек техника каралды. Исегезгә төшерәбез, үзйөрешле техниканы техник карап чыкмыйча гына файдаланган өчен 1000 сумга кадәр административ штраф яки алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.