ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Сарман районы автомәктәбендә имтиханнар булды

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

ТР Армия, авиация һәм флотка ирекле ярдәм җәмгыятенең Сарман районы автомәктәбендә «АI,C» категорияле үзйөрешле машиналар йөртү хокукына имтиханнар булып узды. Сынауга барлыгы 8 студент кертелде.

Сынау тапшыручылар яхшы белем һәм машина йөртү күнекмәләрен күрсәтте, барлык студентлар да имтиханнарны уңышлы тапшырды һәм якын арада тракторчы-машинист таныклыклары алачак. 

 

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International