Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны теркәү, тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм аларны алыштыру белән бәйле мәсьәләләр каралды.
Шул ук көнне Радик Зыятдинов Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин белән эшлекле очрашу уздырды, очрашу барышында җәйге ял һәм бәйрәм чараларын оештырганда аттракционнарны куркынычсыз эксплуатацияләүне оештыру мәсьәләләре каралды.
Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.