Расланган план-график нигезендә, техник караулар үткәрү графигы буенча, гадәттәгечә, май аенда авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалар милкендә булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник караулар үткәрелә. Мондый чаралар Татар Суыксуы, Татар Ямалы, Аккүз, Иске Байсар авыл җирлекләрендә оештырылды. Техник карауга 200 берәмлек техника күрсәтелде. Нигездә тракторларның һәм тагылмаларның сыйфатлы әзерлектә булуын билгеләп үтәргә мөмкин.
Һәр җирлектә техник карау нәтиҗәләре буенча техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүгә кагылышлы аңлату эшләре алып барылды.