Арча районы Апаз авылында шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 39 берәмлек техника каралды, шуларның 3 берәмлеге техник карау таләпләренә туры килми иде. Тикшерү өчен Апаз авыл җирлегенең физик затларына караган, аларда теркәлгән техниканың 65%ы күрсәтелде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.