Зеленодольск шәһәренең «Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе» АҖ базасында техник караулар узды. Тикшерүгә 25 берәмлек техника арасыннан 15 трактор һәм 4 трактор тәкъдим ителде. Тикшерелгән барлык техника арасыннан бер тракторда һәм бер тагылмада тышкы яктырту җиһазларының төзексезлеге өлешендә җитешсезлекләр булуы ачыкланды. Техник карау нәтиҗәләре буенча 17 берәмлеккә техник карау узу турында таныклык бирелде, тикшерүне уза алмаганнары буенча техник карау актлары төзелде. Ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы кабат техник карауга тапшырырга кирәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.