Питрәч муниципаль районында үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрүнең расланган графигы нигезендә, авыл җирлекләрендә физик затларга караган техниканы тикшерү эше дәвам итә. 2021 елның 6 маеннан башлап 2021 елның 14 маена кадәр Күн, Әлбәдән, Иске Йорт, Чыты, Керәшен Сәрдәсе, Татар Казысы авыл җирлекләрендәге милекчеләр үз техникасын тикшерүгә тәкъдим итте.
Техник карау вакытында түбәндәгеләр тикшерелде:
- куркынычсызлык таләпләренә туры килүен ачыклау өчен инструменталь тикшерү чараларын кулланып, машиналарның техник торышы (тормоз, руль идарәсе, ут приборлары, тавыш сигналының төзеклеге, комплектлылык, тагылманың яклагыч кушылмасы);
- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы.
- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта язылган белешмәләргә туры килүе;
- тракторчының әлеге категориядә аңа беркетелгән машина белән идарә итүгә рөхсәт бирә торган билге белән таныклыгы булу-булмавы.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләр өчен «Техник карау акты» төзелде, техник карау таләпләренә туры килә торган техника буенча техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.