Нурлат муниципаль районында «AI» категориясе буенча имтиханнар узды

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

2021 елның 11 маенда «Нурлат аграр техникумы» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе базасында юлсыз урыннардан йөри торган «AI» категорияле мототранспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.  Имтиханнар җиһазландырылган мәйданчыкта «Стелс»  машинасында кабул ителде. 12 кандидатның 8е сынауларның теория һәм гамәли өлешен уңышлы тапшырды. Яңа имтихан кимендә 7 көннән соң билгеләнәчәк. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кандидатлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International