Нурлат районының «Татнефтедор» ҖЧҖ Нурлат автомобиль юллары идарәсендә техника тикшерелде

2021 елның 14 мае, җомга

2021 елның 29 апрелендә Нурлат районының «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалында, автотранспорт колоннасы җитәкчесе белән берлектә, юл-төзелеш техникасына техник карау үткәрелде. Тикшерү барышында документлар, янгын сүндерү чаралары, тышкы ут приборлары, кызгылт сары төстәге маякчыклар, тәгәрәп китүгә каршы куела торган терәкләр һ.б. булуына игътибар бирелде. Тикшерүгә 27 берәмлек техника күрсәтелде, шуларның 26сы тикшерүне уңышлы узды. РФ Хөкүмәтенең 13.11.2013 ел, №1013 карары нигезендә, руль идарәсенең төзексезлеге өчен бер акт төзелде. Төзексезлекләр бетерелгәннән соң әлеге техникага техник карау узу турында таныклык биреләчәк.

Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International