2021 елның 12 маенда Балык Бистәсе муниципаль районы Казак Чаллысы авыл җирлегендә үзйөрешле һәм тагылма техникаларга чираттагы техник карау уздырылды. Тикшерүгә 17 берәмлек техника күрсәтелде. Шулардан 12 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды. Техниканы тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.