Теләче районы авыл җирлекләрендә техник карау уздырыла

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Агымдагы елның 22 апреленнән Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла.

29 апрельгә унөч авыл җирлегенең алтысында мондый чаралар уздырылды инде. Аларның һәркайсында техника күрсәтү дәрәҗәсе техник тикшерүгә тиешле техниканың барлык исәбендә 70% тәшкил итә.

Болытлы һава торышы булуга карамастан, техника хуҗалары аларны техник карауга ныклап әзерләргә тырыша. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең мәҗбүри таләпләрен үтәүдән тыш, техниканың тышкы кыяфәтенә дә игътибар бирелә, бу исә авылда әлеге чарага махсус статус бирә. 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International