Чүпрәле районында техника тикшерелде

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Агымдагы елның 4 нче маенда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан Звезда авыл җирлегендәге физик затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Әлеге җирлек өч торак пункттан тора. Харнавар-Шигали һәм Чепкас-Илмәт авыллары торак пунктларында техника күрсәтелде. Барлыгы 30 берәмлек техника тәкъдим ителде, 26 берәмлеге техник тикшерүне уңышлы узды, 4 техник карау акты рәсмиләштерелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Шулай ук авыл хуҗалыгы машиналары белән комплекстагы тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре дә каралды.

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International