2021 елның 4 маенда «Төбәк укыту үзәге» коммерциясез белем бирү учреждениесе автомәктәбе базасында «ВС» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу буенча сынауларга 14 кеше кертелде. Алардан теория өлешен дә, гамәли өлешен дә «ВС» категориясе буенча юлсызлыктан йөрүче автотранспорт чараларын йөртүче» һөнәргә укыту программасы буенча әзерлек узган 10 кеше уңышлы тапшырды. Сынауны уңышлы тапшыручылар әлеге категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгын алачак.
М.М.Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.