Хөрмәтле хезмәттәшләр, хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан Сезне ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Беренче май җитү белән без, гадәткә әйләнгәнчә, яхшы үзгәрешләр көтә башлыйбыз, тыныч, бәхетле һәм мул тормыш турындагы ышанычларыбыз арта. Татарстан халкы һәрвакыт тырышып эшләде, уртак максатка ирешү өчен берләшеп, фидакарь хезмәт сөючән булды. Бары тик хезмәт кенә безнең тормышыбызның чын асылы булып тора, балаларыбызның киләчәге өчен бәхет һәм ата-аналарыбыз өчен имин картлык гарантияли.
Бүген дә һәркайсыгызның тырыш хезмәте ихтыяҗлы булсын һәм гадел бәяләнсен, шатлык-канәгатьлек хисе китерсен. Әлеге ямьле яз көннәре рух көрлеге һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән сөендерсен, яхшы үзгәрешләргә башлангыч булсын!
Чын йөрәктән ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм яз рухы телим Сезгә!
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Р.Р.Зыятдинов Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе