«Иминлек» ҖЧҖдә имтиханнар булып узды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 28 апрелендә Әгерҗе районының «Иминлек» ҖЧҖендә «В» һәм «С» категорияле үзйөрешле машиналар һәм «А1» категориясендәге моточаралар белән идарә итү хокукына имтихан узды. Имтиханга кертелгән 30 кешенең 24се сынауны уңышлы үтте, дүртесе – куркынычсыз эксплуатацияләү һәм икесе юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик өлешне тапшыра алмады. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Киләсе имтихан 2021 елның 5 маена билгеләнгән.

           

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International