2021 елның 28 апрелендә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «АІ, АІІ, В, С, D» категориясендәге үзйөрешле машиналарга идарә итү хокукына имтихан кабул итте. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен әзерлек һәм яңадан әзерләнү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре: директорның өстәмә белем бирү буенча урынбасары Воробьев А.В. һәм өлкән мастер Галиев Н.Г. катнашты.
Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. 25 кандидатның 18е имтиханны уңышлы тапшырды, 4се тапшыра алмады, 3се сынауга килеп тормады. Сынауны кабат тапшыру 7 көннән соң мөмкин булачак.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.