«Татнефтедор» ҖЧҖнең Азнакай муниципаль районы филиалында техника тикшерелде

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

2021 елның 27 апрелендә Азнакай муниципаль районы «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалының Азнакай автомобиль юллары идарәсендә тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Карауга 65 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү барышында үзйөрешле машиналарның техник торышына, теркәү документлары, тиешле категориядәге таныклыклар, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары һәм тышкы яктылык приборлары булуына аерым игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык техника да техник карау узу турында таныклык алачак.

 

 

 

Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International